Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Мир” кинотеатрында – “Турецкий гамбит” һәм “Адмиралъ”
21-28 февраль көннәрендә Ватанны саклау көне уңаеннан “Мир” кинотеатры сугыш темасына багышланган иң яхшы фильмнарны күрсәтәчәк.
(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). 21-28 февраль көннәрендә Ватанны саклау көне уңаеннан “Мир” кинотеатры сугыш темасына багышланган иң яхшы фильмнарны күрсәтәчәк.
“Татаркино” дәүләт учреждениесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, казанлылар Россиядә төшерелгән 6 кинокартинаны карый алачак. Алар - «Турецкий гамбит» (режиссер – Җаныйк Фәйзиев, Россия, Болгария, 2005 ел), «Адмиралъ» (режиссер – Андрей Кравчук, Россия, 2008 ел), «Брестская крепость» (режиссер – Александр Котт, Россия, Беларусь, 2010 ел), «9 рота» (режиссер – Фёдор Бондарчук, Россия, Финляндия, Украина, 2005 ел), «Кандагар» (режиссер – Андрей Кавун, Россия, 2009 ел), «72 метра» (режиссер – Владимир Хотиненко, Россия, 2004 ел).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз