news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Минзәләдә чаңгы-роллер трассасы булачак

Минзәләдә чаңгы-роллер трассасы булачак
"Минзәлә-информ"

Минзәләдә Ленин исемендәге паркта чаңгы-роллер трассасына асфальт салынды. Биредә велосипедта элдерүче балалар саны бермә-бер артты. Сәбәбе бик гади, аларга агачлар арасында яңа салынган асфальт юлдан йөрү мөмкинлеге туды. Анда җәен чаңгычылар роллерларда тренировка ясау гына түгел, ярыша да алачак. Бу турыда «Минзәлә-информ» хәбәр итә.

«Мин юлчыларга бик рәхмәтле. Алар трассаны без теләгәнчә ясады, хәтта асфальтның составы да шундый юллар өчен. Тиздән трассага тамга ясалачак. Анда уклар ярдәмендә хәрәкәт юнәлеше күрсәтеләчәк. Велосипедта, электросамокатта йөрүчеләр сак булсыннар иде. Зур тизлектә йөрмәскә, хәрәкәт юнәлеше сөт заводы яныннан башлана.Трасса бер якка юнәлешле, шуңа йөргәндә каршы якка юлны кисеп чыкмасыннар иде», – диде чаңгыда йөрү буенча тренер Антон Лаврентьев.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100