Минзәлә укучысы ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан фотоконкурста җиңү яулады
Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Раил Шакиров И.Р. Муллин җитәкчелегендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган фотоконкурста 1 урын алды. Бу хакта «Минзәлә» газетасы яза.
Профессиональ фотографлар һәм журналистлардан торган жюри 150дән артык заявканы бәяләде. Раилнең «Яраткан урыннар», «Хатирәләр елгасы», «Су - яшәү чыганагы» эшләре сериясе «Туган як табигате» номинациясендә иң яхшысы булды.
30 июньдә Россия ислам институтында узган тантаналы чарада Раил диплом һәм акчалата бүләк белән бүләкләнде, диелә хәбәрдә.