news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә районында «Мәрхәмәтле булыйк» хәйрия марафоны үткәрелде

Инвалидлар декадасы ункөнлегендә Минзәлә районында хәйрия марафоны уздыру матур традициягә әверелде. Хәйриячелек марафоны – ул инвалид балаларга, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән, авыр хәлгә юлыккан ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең проблемаларына игътибар итү, ярдәм кулы сузу өчен тагын бер мөмкинлек. Бу хакта «Минзәлә-информ» хәбәр итә.

Быел да район мәдәният йорты фойесында махсус хәйрия ярминкәсе оештырылды. Биредә район мәгариф һәм мәдәният оешмалары, башка социаль оешмалар хезмәткәрләре, шушы учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр көче белән кул эшләнмәләреннән бай күргәзмә булдырылган. Район үзәк китапханәсе, авыл клублары да ярминкәдә үз товарларын тәкъдим итте. Аларны сатудан кергән акча хәйриячелек фондына тапшырылачак.

Хәйрия марафонының тантаналы өлешендә чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов үз чыгышында әлеге изге эштә үзләреннән зур өлеш керткән район халкына рәхмәтен белдерде.

Светлана Степанова кешеләргә ярдәм итү максаты белән оешкан инициатив группа белән берлектә Минзәләдәге «Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә берничә бүлмәгә ремонт ясап, анда балалар тернәкләнү, иҗат итү өчен уңайлы шартлар тудыра. 2021 елгы республика конкурсында Светлана Степанова «2021 ел хәйриячесе» дип танылды. 

Мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча да район халкы бердәм булуын күрсәтте. Әйе, илебез иминлеге сагында торучы егетләрнең гаиләләре, балалары бүген игътибарга һәм кайгыртучанлыкка, назга һәм хөрмәткә лаек. Марафонда әтиләре өлешчә мобилизациягә эләккән гаиләдә тәрбияләүнүче инвалид балага бүләк тапшырылды.

Район мәдәният йорты фойесында хәйрия тартмасы да куелган иде. Ярдәм итәргә теләк белдерүче һәркем марафон барышында бу тартмага акча салып, үзеннән өлеш кертә алды. Фойеда Теләкләр чыршысы да бар иде. Анда инвалид балаларның теләкләре язылган конвертлар эленгән. Чара барышында әлеге конвертларны да алып бетерделәр, дистәгә якын баланың Яңа ел алдыннан теләкләре үтәләчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100