news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә районы хуҗалыкларының ындыр табакларына 17455 тоннадан артык ашлык кайтарылды

Минзәлә районы хуҗалыкларының ындыр табакларына 17455 тоннадан артык ашлык кайтарылды
"Минзәлә-информ"

Минзәлә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 5 августка барлыгы борчак 935, көзге бодай 12042, арпа 778 гектар мәйданда суктырып алынган. Барлыгы 17455,8 тонна ашлык амбарларга кайтарылды.

Уракта «Калморза» хуҗалыгының 8 комбайнчысы да район комбайнчылары арасында иң алдынгылар. Аларның һәрберсенең эш күрсәткече – 600 тоннадан артык. Бу хакта «Минзәлә-информ» хәбәр итә.

«Калморза» хуҗалыгы 423, «Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы 400 гектарда борчак сугуны төгәлләде. «Клешевников» КФХсы борчак суктыруга керешмәде. «Август» компаниясенә караган Мензелинское ОСП игенчеләре 350 гектарда көзге бодай суктырды һәм гектар күәте 67,7 центнер тәшкил итә. Район кырларында 46 комбайн эшләде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100