
Минзәлә районы делегациясе Сабантуйда катнашу өчен Екатеринбургка барып җитте. Минзәләдән 87 кеше 25 июнь көнне Екатеринбургта үтәчәк Сабантуйда катнаша.
«Минзәлә-информ» хәбәр иткәнчә, 23 июнь көнне 21.00 сәгатьтә Минзәлә делегациясе автобуска утырып Екатеринбург шәһәренә юл тотты. Алар кунакханәдәге номерларга урнашты.