Минзәлә районында 76 яшьлек браконьерга карата карар чыгарылган
Рөхсәт булмаган урында балык тотучы гаебен тулысынча таныган
(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”). Минзәлә районы прокуратурасы 76 яшьлек Роберт Хәбибрахмановка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Ул РФ Җинаять кодексының 256 нчы маддәсенең 1 нче часте (махсус саклана торган территорияләрдә су биоресурсларын законсыз тотып, зур күләмдә зыян китерү) буенча җинаять кылуда гаепле дип табылган.
Суд тарафыннан ачыкланганча, 2015 нче елның 20 октябренә каршы төндә Минзәлә районының Кәлморза авылыннан 500 м ераклыкта төбәк әһәмиятенә ия табигать һәйкәле булып танылган Ык елгасында Хәбибрахманов, ятьмә кулланып, законсыз төстә балык тоткан.
Ул гаебен тулысынча таныган. Суд, дәүләт гаепләүчесе фикере белән килешеп, аңа дәүләт кереме файдасына 8 мең сум күләмдә штраф билгеләгән. Суд карары әлегә үз көченә кермәгән.
Бу хакта ТР прокуратурасы сайтында хәбәр ителә.