news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Минзәләлеләр Яр Чаллы тамашачысын сөендерә

^Минзәләлеләр Яр Чаллы тамашачысын сөендерә

(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бу көннәрдә С.Өметбаев исемендәге Татар дәүләт драма театры республиканың Яр Чаллы шәһәрендә иҗади гастрольләрен башлады. Моңа кадәр театр Башкорстанның Кушнаренко районында, Татарстанның Буа, Чүпрәле, Апас һәм Кама Тамагы районнарында йөреп кайткан иде.

Өченче апрельдән алып унынчы апрельгә кадәр минзәләлеләр Уфаның “Нур” татар театрында чыгыш ясаячак. Анда алар Гаяз Исхакый әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән “Сөннәтче бабай” һәм “Остазбикә” спектакльләре, шулай ук драматург Данил Салиховның “Хатын түгел – аждаһа” комедиясе һәм “Өзелгән йөзем” драмсы, Булат Сәлаховның “Яр” драматик-новелласы, Эсфир Яһүдиннең “Ашыгасың, Сафа” кебек иң яхшы сәхнә әсәрләрен тәкъдим итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100