news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: Зөя утравында башкарылган эшләр белән горурланам

Төзекләндерү барышында Зөядә өч шәхси һәм 19 күп фатирлы йорт төзелгән, утрауга газ үткәрелгән.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үзе турында «Шәймиев» дигән документаль фильмда Зөя утрау-шәһәрлеген торгызуга бәйле проектны гамәлгә ашыру турында сөйләде.

«Дөресен әйткәндә, мин Зөя утрау-шәһәрлегендә башкарган эшебез, Зөяне сугыш һәм революция утравыннан тынычлык һәм татулык атавына әверелдерә алуыбыз белән горурланам. Зөя язмышы — Россиянең яңа тарихының чагылышы ул», — дип искәртте Татарстанның беренче Президенты.

Шәймиев билгеләп үткәнчә, утрауда эшне башлаганда «кешеләрне монах бүлмәләреннән өстерәп диярлек чыгарырга туры килгән». «Аларның нинди шартларда яшәвен күз алдына да китерүе кыен иде», — диде ул.

«Яңарыш» фонды вәкилләре беренче тапкыр Зөягә килгәч һәм биредә яшәүчеләргә яңа торак вәгъдә иткәч, кешеләр моңа ышанмаган да. «Бу аларның күзләрендә чагыла иде», — диде Татарстанның беренче Президенты.

Төзекләндерү барышында Зөядә өч шәхси һәм 19 күп фатирлы йорт төзелгән, утрауга газ үткәрелгән.

«Миңа еш кына Казанны яулап алу өчен төзелгән, татарлар тарихындагы фаҗигале сәхифәләргә катнашы булган шәһәр-крепостьне нигә яңадан торгызырга дигән сорау бирәләр иде. Мин аларга без тарих хакында (ә аны сайлап алмыйлар) фикер алышу белән шөгыльләнмибез дип җавап бирә идем. Тарих ничек бар, шундый. Аны үзгәртеп булмый. Шулай ук нәфрәтне дә буыннан буынга тапшырырга ярамый. Безнең максат — тарихи һәйкәлләрне яңадан торгызу», — дип ачыклык кертте Минтимер Шаймиев.

Зөядә барлык православие чиркәүләренә реконструкция үткәрелде. Успение чиркәвендә уникаль фрескаларга реставрация ясалды, шуның нәтиҗәсендә ЮНЕСКО экспертлары алдында гыйбадәтханәнең кыйммәте зур булуын раслый алдылар.

20 гыйнварда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә 85 яшь тулды. Шул уңайдан «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалында «Шәймиев» дигән фильм күрсәтелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100