news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Төркиянең Генераль консулы белән очрашты

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Акынты белән очрашты

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Акынты белән очрашты.
Әхмәт Акынты - Төркия Республикасының Казанда Генераль консуллыгы ачылганнан бирле инде сигезенче Генераль консул. Ул быелның гыйнварында үз вазифасына кереште. Минтимер Шәймиев Әхмәт Акынтыны әлеге вазифага билгеләнүе белән котлады һәм эшендә зур уңышлар теләде.
Әхмәт Акынты Татарстанның беренче Президенты белән танышуына шат булуын белдерде. “Миңа мәгълүм булганча, Сезнең актив эшчәнлегегез бүген дә дәвам итә, Сез борынгы Болгар һәм Зөя шәһәрләрен яңадан торгызу буенча хәйрия проектын гамәлгә ашыруга алындыгыз. Нәтиҗәдә, Сез әлеге һәйкәлләрне бөтен дөньяга күрсәтүгә ирешерсез һәм аларның тарихи әһәмияте хакында сөйләрсез дип ышанам”, - диде ул.
Минтимер Шәймиев кунакка “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау шәһәрчеге” проектын гамәлгә ашыруның барышы хакында сөйләде.
Әңгәмә барышында шулай ук Татарстан Республикасы һәм Төркия Республикасы арасында алдагы хезмәттәшлеккә бәйле мәсьәләләр дә кузгатылды. ТР Дәүләт Киңәшчесе һәм Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы алда торган уртак эшләр, аерым алганда, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган чаралар хакында фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100