news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсеннән килгән милләттәшләребез делегациясе белән очрашты

Очрашуда сүз, аерым алганда, Борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжски утрау-шәһәрчеген төзекләндерү эшләренең барышы, бирегә туристларны күпләп җәлеп итү мөмкинлеге хакында барды

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсеннән килгән милләттәшләребез делегациясе белән очрашты. Төньяк башкаланың һәм Ленинград өлкәсенең татар җәмгыяте әгъзаларын берләштергән делегациягә Ленинград өлкәсе вице-губернаторы, өлкәнең Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Рәшит Исмәгыйлев җитәкчелек итә. Очрашуда, аерым алганда, Борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжски утрау-шәһәрчеген төзекләндерү эшләренең барышы, бирегә туристларны күпләп җәлеп итү мөмкинлеге хакында сүз барды.
Татарстанга сәфәр кылучы делегация составындагы милләттәшләребезнең күбесе татар җәмгыяте вәкилләре булу белән беррәттән, эре компанияләр белән дә җитәкчелек итә. Татарстан җирендәге бу ике тарихи һәйкәлне яңадан торгызуга үзләреннәннән саллы өлеш кертүчеләре дә бар. ТР Дәүләт Киңәшчесе очрашуда Болгар һәм Свияжскины торгызуга акчалата ярдәм керткән вице-губернатор Рәшит Исмәгыйлев белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, “Ижстрой СПб” җәмгыяте президенты Шамил Акбулатовка “Яңарыш” тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңарту фондының Рәхмәт хатларын тапшырды. “Ярдәмнең асылы- кемнең күпме өлеш кертүендә түгел, катнашуда”, - дип ТР Дәүләт Киңәшчесе аларга зур рәхмәт белдерде.
Минтимер Шәймиев Татарстан белән Санкт-Петербург шәһәре, Ленинград өлкәсе арасында мөнәсәбәтләрнең тагын да ныграк үсүен, әлеге төбәк җитәкчеләре арасында аңлау булуга игътибар юнәлтте. “Ике арадагы ныклы элемтәләрне үстерүгә сезнең эшчәнлегегез дә ярдәм итә”, - дип ассызыклап үтте ул.
Минтимер Шәймиев кунакларның игътибарын тагын бер кат соңгы елларда республикада игелекле гамәлләр кылынуга, Борынгы Болгар һәм Свияжски шәһәрләрен торгызу эшләре баруына юнәлтте.
“Яңарыш” ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңарту фондының Төньяк башкаладагы презентациясе Минтимер Шәймиев катнашында агымдагы елның февралендә узган иде. Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татарлары делегациясе җитәкчесе Рәшит Исмәгыйлев бүгенге очрашуда шул вакытта Минтимер Шәймиев чыгышының милләттәшләребездә соклану, теләктәшлек уятуын тагын бер кат искәртеп, “Яңарыш” фондына һәр әгъзасы үзеннән өлеш керткән гаиләләр булуын җиткерде.
Төньяк башкала кунаклары Татарстанга бу сәфәрләреннән бик канәгать булуларын белдереп, Болгар һәм Свияжскига булган сәяхәтләреннән алган тәэсирләрен дә җиткерде. Моңа кадәр бу урыннарда элегрәк булганнары биредә зур төзелешләр баруын, бу җирләрнең танымаслык булып үзгәрүен сокланып сөйләде. Рәшит Исмәгыйлев белдергәнчә, Болгар белән Свияжски һәйкәлләре бүген Россиядәге ачык һавадагы эре музейларның берсе - “Кижи” музей-тыюлыгыннан да берничә башка өстенрәк. “Без дөньяны күп гиздек, әмма үз илебездәге истәлекле урыннарны белмибез”, дип ул, Татарстан һәм Санкт-Петербургның туристлык фирмаларын Болгар белән Свияжскига туристлар җәлеп итүдә хезмәттәшлеккә чакырды.


 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100