news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

^Минтимер Шәймиев “Россия-ЮНЕСКО” истәлек медаленә лаек булучы беренче кеше

^Минтимер Шәймиев “Россия-ЮНЕСКО” истәлек медаленә лаек булучы беренче кеше

(Мәскәү, 10 март, “Татар-информ”, Ирина Дурницына). Бүген Мәскәүдә РФ Тышкы эшләр министрлыгы бинасында 16 сәгатьтә РФнең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссия утырышы булачак. Анда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнаша. Минтимер Шәймиевкә Россия Федерациясе белән ЮНЕСКО арасында хезмәттәшлеккә шәхси өлеш керткәне өчен диплом һәм “Россия-ЮНЕСКО” истәлекле медале тапшырылачак, дип көтелә.

“Россия-ЮНЕСКО” дипломы һәм истәлекле медале ЮНЕСКОның 60 еллыгы һәм Россия Федерациясенең әлеге халыкара оешмага керүенә 50 ел тулу уңаеннан (СССР ЮНЕСКО составына 1954 елның апрелендә кергән иде, ә 1991 елда Россия аның хокукый варисы булды) кертелгән һәм алар быел беренче тапкыр бирелүен билгеләп үтәргә кирәк. 1992 елда РФ Хөкүмәте карары нигезендә, Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе төзелә, аның составына министрлык һәм ведомство, региональ хакимиятләр, хөкүмәтнеке булмаган оешмалар вәкилләре, танылган галимнәр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре керә. Комиссия рәисе - РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров. Сүз уңаенда, комиссиянең бүгенге утырышы – яңартылган составта беренчесе.

Билгеле булганча, Татарстан ЮНЕСКО белән күптән хезмәттәшлек итә. Бүген республикада 25 меңнән артык халыкара, федераль, региональ һәм җирле әһәмияткә ия мәдәни мирас объектлары – тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр – дәүләт саклануында. 1983 елда ЮНЕСКО карары белән XIII гасыр көнчыгыш шигърияте вәкиле Кол Галинең 800 еллык юбилее үткәрелде.

Казанның 1000 еллыгы һәм Казан дәүләт университетының 200 еллыгы ЮНЕСКОның истәлекле даталар календарена кертелгән. Татар эшмәкәрлеккә теләктәшлек итү институты базасында 1998 елда ЮНЕСКОның “Базар икътисады шартларында белгечләр әзерләү” Халыкара кафедрасы ачылды һәм ул 2001 елдан ЮНЕСКОның Ассоциацияләнгән мәктәпләренең “Идел” регионында төбәк координаторы булып тора. 1999 елда, РФнең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе белән ТР Министрлар Кабинеты арасындагы килешү нигезендә, Дөнья мәдәнияте институты төзелде, анда тынычлык урнаштыручы-конфликтологларны әзерлиләр. ЮНЕСКОның генераль секретаре Коитиро Мацуураның 2004 елның маенда Казанга визиты вакытында Казан Кремле территориясендә архитектура һәм шәһәр төзелеше мирасын саклау буенча ЮНЕСКО кафедрасының Идел буе төбәк бүлеге төзелде.

2001 елның июнендә Парижда ЮНЕСКОда Татарстан Республикасы көннәре үткәрелде. Шул ук елны Казан Кремле ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасы исемлегенә кертелде, шуның хөрмәтенә Казан Кремле диварларында ЮНЕСКОның истәлек билгеләре куелды.

ЮНЕСКО теләктәшлеге белән Аурупа тарихи шәһәрләр һәм төбәкләр ассоциациясенең Казанда “Тарихи шәһәрләрдә мәдәниятләр төрлелеге – ныклы киләчәккә ачкыч” дигән исем астында үткәрелгән симпозиумында дөньяның 26 иленең 54 шәһәре вәкилләре катнашты. Милләтара килешкәнлек тудыру, мәдәни мирас һәйкәлләрен саклау, халык һөнәрләрен яңадан торгызу, мәдәни туристлыкны җәелдерү һәм әйләнә-тирәне саклау буенча кайгыртучанлык күрсәткәне өчен Казан шәһәре 2002 елда “Шәһәрләр тынычлык өчен-2000-2001” конкурсының мактаулы призына лаек булды.

Әлеге халыкара оешма химаясе астында “Бөек Идел юлы” халыкара проектына нигез салынды, ЮНЕСКОның 32нче Генераль конференциясе карары белән 2003 елда аның мәдәнияткә кагылышлы өлеше “Иделгә караш” проектына кертелде. Узган елның декабрендә матди булмаган мәдәни мирасны саклау буенча Конвенция буенча Казанда Аурупа һәм Төньяк Америка илләре өчен ЮНЕСКОның региональ семинары үтте. Анда дөньяның 28 иленнән 80 эксперт катнашты.

Бүгенге көндә ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә (көтү исемлеге) шулай ук Болгар тарихи-архитектура комплексы һәм Свияжск тарихи-архитектура һәм табигый-ландшафт комплексы кертелгән. ЮНЕСКО мәдәни мирасы Конвенциясе экспертларының агымдагы елның 6-10 апрельдә Казанда үтәчәк махсус утырышы кысаларында, биредә ЮНЕСКО экспертлары булачак. Аларга әлеге комплексларны ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертү буенча соңгы карарны кабул итәргә туры киләчәк. Исегезгә төшерәбез, татар милли бәйрәме Сабантуйны халыкның матди булмаган мирасы исемлегенә кертү өчен гариза, Сабантуйга багышланган фильм һәм альбом Парижга җибәрелгән.

Болар Татарстан белән ЮНЕСКО мөнәсәбәтләре тарихында аеруча мөһим булган этаплар. Бу мөнәсәбәтләрне урнаштыруда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең өлеше аз түгел. Быелгы бүләк – әлеге хезмәтләрнең танылуын дәлилли.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100