Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минтимер Шәймиев РФ Президенты киңәшчесе белән очрашты
Әңгәмә барышында алар дәүләт милли сәясәтенең кайбер проблемалары һәм милләтара дуслыкны ныгыту юллары турында фикерләштеләр
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Президенты Киңәшчесе, РФ Президенты каршындагы гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Совет рәисе Михаил Федотов белән очрашты.
Очрашу ТР Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча советның киңәйтелгән утырышы тәмамланганнан соң булды. Михаил Федотов Казанга шул утырышта катнашу өчен килгән иде.
Сөйләшү барышында Минтимер Шәймиев белән Михаил Федотов бүгенге утырыш хакындагы фикерләре белән уртаклашты һәм дәүләт милли сәясәтенең кайбер проблемалары һәм милләтара дуслыкны ныгыту юллары турында сөйләште, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз