news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев РФ ФҖ Федерация советының Сүриягә карата карары акланырлык дип саный

Дөнья буйлап террорчылык таралмасын өчен, тәвәккәл һәм бердәм эш итү кирәк, дип саный ул

 (Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Россия 1” һәм “Россия 24” телеканалларына РФ Федераль Җыены Федерация советының Сүриядә РФ Хәрби көчләрен файдалануга рөхсәт бирүенә карата мөнәсәбәтен белдерде.

Илебез Президенты Владимир Владимирович Путин дөньяның әйдәп баручы державаларын террорчылык таралышына каршы торырга эзлекле рәвештә өндәде. Берләшкән Милләтләр Оешмасы мөнбәреннән сөйләгән нотыгында да бу ачык чагылыш тапты. Минемчә, АКШ Президенты һәм кайбер дәүләт җитәкчеләре белән булган очрашулар нәтиҗәсендә, аек акыллы чаралар файдалануны кичектерергә ярамавына ул аларны инандыра алды, - диде Минтимер Шәймиев. – Чыннан да, Сүриядә гади халыкның һәлак булуын, бөтен дөнья өчен кыйммәткә ия булган һәйкәлләрнең җимерелүен без күреп торабыз. Бу илдәге сугыш белән бик күп тискәре нәрсәләр бәйле. Иң мөһиме, боевиклар үзләренең җәзага тартылмаячакларын белеп, көчлеләнә бара. Минем уйлавымча, бу − дөньяның әйдәп баручы дәүләтләре җитәкчеләре тарафыннан аңлау табып, бәлки әле бераз соңарган булса да, бу дөрес хәрәкәткә беренче адым булыр. Шуңа да Федерация Советының илебез Хәрби көчләрен аннан читтә файдалану үз-үзен аклый. Чөнки безнең ил өчен дә, Сүриядән заманча корал файдалану мөмкинлеге ераклыгында булган башка дәүләтләр өчен дә, чыннан да, куркыныч барлыкка килде. Дөнья буйлап террорчылык таралмасын өчен, тәвәккәл һәм бердәм эш итү кирәк. Әгәр дә без көчләрне берләштерә алмасак, дөньяда озакка сузылган күңелсез хәлләр барлыкка киләчәк. Бердәм көч һәм сәяси ихтыяр кирәк. Мондый карарлар җиңел бирелми. Карар кабул имтелгән, аны хупларга, бигрәк тә әйдәп баручы илләрнең җитәкчеләре Сүриядәге вазгыять буенча якынаю юлында булганда”, - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100