news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Минтимер Шәймиев республика районнарына сәфәр кыла

^Минтимер Шәймиев республика районнарына сәфәр кыла

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", Ирина Дурницына). Бүген Татарстан Президенты республиканың ике районы - Арча һәм Балтачка эшлекле сәфәр кыла.

Сәфәр программасында - социаль-мәдәни объектларда, предприятиеләрдә булу, шулай ук район кырларындагы чәчүлекләрне карау. Республика Президенты Арча районында Чулпан һәм Ашытбаш торак пунктларының 2004 елның 1 сентябрендә файдалануга тапшырылган гомуми белем бирү мәктәпләрендә, 1892-1895 елларда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай яшәгән Яңа Кырлай авылында әдәби-мемориаль комплекста булачак. "Северный" авыл хуҗалыгы җитештерү комплексында районның авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашачак.

М.Шәймиев Балтач районында Арбор авылында Мәдәният йорты ачу тантанасында катнашачак, "Татарстан сөте" ААҖнең Балтач филиалында булачак. Ул, шулай ук Рәхимов исемендәге һәм "Татарстан" хуҗалыклары кырларында сабан ашлыгы чәчүлекләрен һәм уҗым бодае чәчүлекләрен караячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100