news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Минтимер Шәймиев: "Җир - тузмый торган төп җитештерү чарасы "

^Минтимер Шәймиев: "Җир - тузмый торган төп җитештерү чарасы "

(Арча районы, 14 июнь, “Татар-информ”, Ирина Дурницына). Яңа Кырлайда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулу уңаеннан бронза һәйкәл - мемориаль музейдагы һәйкәл күчермәсе пәйда булачак.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Арча районына сәфәре вакытында әйтелгән фикерне чынга ашыру эшенә "Татарстан сөте" ААҖ нең генераль директоры Вәгыйзь Мингазов алыначак. Хәзерге һәйкәл - Бакый Урманче эшенең гипстан эшләнгән күчермәсе. Ул 20 ел тирәсе мемориаль музей каршындагы үзәк мәйданны бизи (һәйкәл 1986 елда шагыйрьнең 100 еллыгына куелган), ул берникадәр искергән, яңарту таләп итә. Яңа монумент татар халкының ике бөек улының - Габдулла Тукай һәм Баки Урманченың исемен мәңгеләштерергә тиеш.

Республика башлыгы Арча районында мемориаль музейдан тыш Чулпан һәм Ашытбаш торак пунктларының гомуми белем бирү мәктәпләрендә булды һәм "Северный" җитештерү комплексында районның авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашты.

Президент Арча районының үзәк мәйданында халык алдында чыгыш ясаганда, соңгы ике ел дәвамында зур үзгәрешләр булганын билгеләп үтте. Әмма Минтимер Шәймиев арчалыларга районның салым базасын баетып, үз милекләрен арттырырга кирәклеген ассызыклады. "Сезнең район өчен авыл хуҗалыгы - төп тармак һәм сез эш күрсәтә беләсез. Арчаның элекке уңышлары кайтаралырга тиеш." Ашлык күләмен, терлекчелек продуктын һәм производствоның башка аграр төрләрен арттырырга кирәк. М.Шәймиев фикеренчә, моннан тыш әлеге районда сәнәгать җитәрлек дәрәҗәдә эшләми. Ил, республика сәнәгать күрсәткечләре үсешен биргән вакытта, Арчада сәнәгать продукциясенең җитештерү темплары кимүе күзәтелә.

Президент белән очрашуда ызан салу һәм җир пайларын бирү мәсьәләләре буенча да фикер алышынды. "Бөтен мәсьәләләр дә хәл ителә торган, аның өчен инвесторларны активрак җәлеп итәргә кирәк," - дип билгеләп үтте М.Шәймиев. Аның фикеренчә, хәзер җир реформасы вакытында бара торган процесслар сәнәгатьтә хосусыйлаштырудан катлаулырак. "Шулай булырга тиеш тә, чөнки җир - тузмый торган төп җитештерү чарасы, һәрвакыт уңдырышлыгын арттыра ала", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100