news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Гурбангулы Бердымухамедовка «Адымнар» комплекслары турында сөйләде

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төрекмәнстан Милли Генгешының Халк Мәсләхәте рәисе Гурбангулы Бердымухамедов белән очрашты. Яклар Татарстанның «Яңарыш» фонды эшчәнлеге, шул исәптән республикада «Адымнар» полилингваль комплексларын булдыру турында фикер алышты. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Фондның попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев кунакка «Яңарыш»ка багышланган күргәзмәне тәкъдим итте. Татарстанда тарихи-мәдәни мирасны саклау, Болгар, Зөя утрау-шәһәрен торгызу, Болгар ислам академиясен, Казан Изге Ана иконасы соборын булдыру һәм башка проектлар турында сөйләде.

«Әңгәмә барышында Минтимер Шәймиев, Гурбангулы Бердымухамедов һәм Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төрекмәнстан белән Татарстан арасында мәдәният, мәгариф һәм тарихи мирас өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алышты», – диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100