news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Зенит-Казан» ир-атлар волейбол клубын Россия Кубогында җиңү белән котлады

Бүген Казан Кремлендә 2022 елда волейбол буенча Россия Кубогы иясе булган «Зенит-Казан» ир-атлар волейбол клубын хөрмәтләделәр. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов спортчыларны 2022 елгы Россия Кубогында җиңүләре белән котлады.

Татарстан Президенты искәртеп узганча, спортчылар инде унберенче тапкыр җиңү яулады, югары спорт осталыгын һәм команда рухын күрсәтте. «Без сезнең чыгышларыгызны игътибар белән күзәттек һәм уеннарны караудан зур канәгатьлек алдык. Кубок өчен финал уены безнең команданың көчен күрсәтте һәм көндәшләргә бер генә мөмкинлек тә калдырмады. Бөтен республика сезнең җиңү белән горурлана. Бик зур рәхмәт сезгә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанда волейбол тиз темплар белән үсә һәм иң массакүләм һәм популяр спорт төрләренең берсе булып тора, дип билгеләп үтте республика җитәкчесе. Ул команда җитәкчелегенә, уенчыларга, Алексей Вербов җитәкчелегендәге тренерлар составына, шулай ук республика Волейбол федерациясе җитәкчелегенә һәм клуб спонсорына аерым рәхмәт белдерде.

Казан спортчылары җиңүенә җанатарлары, дуслары һәм Татарстан халкы да зур өлеш кертә, дип өстәде Рөстәм Миңнеханов, һәм спортчыларга бәхет, сәламәтлек һәм алда да зур җиңүләр теләде.

Шуннан соң ул команда Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белән билгеләп үтелде, аларны Президент үзе тапшырды. Спортчылар, үз чиратларында, Миңнехановка истәлекле медаль бүләк итте һәм республикада спортка игътибар күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Президенты матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100