news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Юстиция министрлыгы җитәкчелеге белән «Юстиция кварталы» эше хакында сөйләште

Миңнеханов Юстиция министрлыгы җитәкчелеге белән «Юстиция кварталы» эше хакында сөйләште
tatarstan.ru

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда Россия юстиция министрының беренче урынбасары Евгений Забарчук һәм РФ юстиция министры урынбасары Олег Свириденко белән төбәк хакимиятләре һәм федераль министрлык арасындагы хезмәттәшлеккә кагылышлы кайбер мәсьәләләр хакында фикер алышты.

Төбәк җитәкчеләре матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашуда шул исәптән Казанның «Юстиция кварталы» проектын гамәлгә ашыру хакында да сүз барган. Әлеге административ биналар комплексында РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсен, юридик һәм хокукый ярдәм үзәкләрен, Гражданнар инициативаларын үстерүгә ярдәм итү үзәген урнаштыру күздә тотыла.

 

Фото: © tatarstan.ru

Һади Такташ урамында урнашкан «Юстиция кварталы» быелның август ахырында тантаналы төстә ачылды. Аны ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ юстиция министры Константин Чуйченконың да катнашуы турында «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткән иде.

Федераль Юстиция министрлыгы вәкилләре Татарстанга эш сәфәре барышында шулай ук Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Казан филиалында булырга һәм «Хакимият органнарының коммерцияле булмаган оешмалар белән хезмәттәшлеге: Россия яңа халыкара контекстта» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә дә катнашырга ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100