news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: ЮНЕСКО объектлары дөнья сәясәтен ныгыту өчен яңа мөмкинлекләр ача

Татарстанның ЮНЕСКО программалары буенча хезмәттәшлеге иксез-чиксез мөмкинлеккә ия - бу ассоциацияләнгән мәктәпләр программалары, ЮНЕСКО иҗади шәһәрләре челтәрендә багланышлар, шулай ук мәгълүмат, биоэтика, ясалма интеллект өлкәсендә. Бу хакта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ЮНЕСКО Конвенциясенең 50 еллыгына багышланган халыкара форумның пленар утырышында белдерде.

«ЮНЕСКО тәкъдим иткән кыйммәтләр кешелек дөньясы өчен бик мөһим. Мәдәниятләр һәм цивилизацияләр диалогы, фән һәм мәгариф өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек ярдәмендә тынычлык урнаштыру - болар барысы да даими аңлау һәм арттыру таләп итә», - диде ТР Президенты.

Ул искәрткәнчә, быел ЮНЕСКОның Мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы конвенциясен кабул итүгә 50 ел тула.

Әлеге документ дөньякүләм мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә халыкара законга нигез салды, даими нигездә заманча фәнни ысуллар белән оештырылган танылган универсаль әһәмияткә ия булган объектларны күмәк саклауның нәтиҗәле системасын торгызуга ярдәм итте, дип ачыклык кертте республика җитәкчесе. 

Миңнеханов сүзләренчә, дөньяда конвенциянең 50 ел гамәлдә булу дәверендә 1 154 объект ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән һәм «аларның статусын күтәрүгә һәм туристлык агымын арттыруга ярдәм итә».

Аның сүзләренчә, Россия мәдәни һәм табигый мирасны яклау, саклау һәм популярлаштыру эшчәнлегендә актив эш алыр бара, Татарстан шулай ук бу процесста катнаша. Шулай итеп, 2000 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә Казан Кремленең тарихи-архитектура ансамбле кертелгән, 2014 елда - Болгар тарихи-археология комплексы, 2017 елда - Успенский соборы һәм Зөя утрау-шәһәрчеге монастыре.

«Бу күп очракта Татарстанның беренче Президенты, ЮНЕСКО илчесе Минтимер Шәймиев, федераль хакимият органнары ярдәме, шулай ук республика предприятиеләре һәм гражданнарыбыз күрсәткән ярдәм нәтиҗәсендә мөмкин булды», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның Бөтендөнья мәдәни мирас объектлары тарих, архитектура һәм мәдәният һәйкәлләре буларак кына түгел, ә рухи-дини билгеләнештәге объектлар буларак та, тынычлык һәм татулык сәясәтен ныгыту өчен яңа мөмкинлекләр ача торган объектлар буларак та кызыксыну уята.

«Бу ел республикада Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгы белән билгеләп үтелде. Бик күп әһәмиятле проектлар гамәлгә ашырыла. Чаралар бик күп кунаклар, шул исәптән чит ил кунаклары катнашында уза. Бу мөселман дөньясының мәдәнияткә, тарихка, дингә кызыксынуы артуын һәм, иң мөһиме, Россия белән үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә карата кызыксынуны күрсәтә», - диде республика җитәкчесе.

Татарстанда мәдәни мирасны саклау эше дәвам итә. Аерым алганда, Казан Изге Ана иконасы соборы торгызылды, анда төрле илләрдән гыйбәдәт кылучылар килә, дип өстәде Миңнеханов. 

«Киләсе ел республикада Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Традицион кыйммәтләр һәм мәдәниятләр диалогы үзара ихтирамга һәм мәдәни баюга нигезләнгән бергәлек үсешенә ярдәм итәчәгенә ышанам. ЮНЕСКО принципларына һәм идеалларына тугры калып, без аның консультатив органнары белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә ниятлибез», - диде ул.

ТР Президенты искәрткәнчә, 2020 елда ЮНЕСКОның якынча исемлегенә Россиядән яңа объект - Казан федераль университетының Астрономия обсерваториясе кертелгән. «Бу Татарстан өчен генә түгел, тулаем ил өчен дә уникаль күренеш. Элек фән темасы белән бәйле мондый мөстәкыйль номинацияләр Россиядә булмады», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов аңлатканча, Астрономия обсерваторияләре - бөтенләй яңа номинация, ул күренекле универсаль кыйммәт, Россия һәм Татарстан фәненең дөнья мәдәни мирасына керткән өлеше.

Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан күптелле белем бирү учреждениеләрен төзүнең моңарчы күрелмәгән программасын хуплауга да исәп тота. Хәзерге вакытта республикада алты «Адымнар - белемгә һәм килешүгә юл» комплексы булдырылды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100