news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Яшь эшмәкәрләр форумындагы проектлар белән танышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең VIII Яшь эшмәкәрләр форумының иң яхшы проектларын тәкъдим иттеләр. Алар арасында Кыргызстан, Россия һәм Пакыстаннан стартаплар бар иде.

«Яшь эшмәкәрләргә мондый креатив системалар ясаган өчен зур рәхмәт. Бүген без тыңлаган өч проект та бик кызыклы. Онлайн - бу яхшы, әмма аның артык күп булуы начар. Сезнең тере аралашу бик мөһим. Сезнең республикага һәм аның башкаласы Казанга килүегезгә без чын күңелдән шат», - дип мөрәҗәгать итте яшь эшмәкәрләргә Рөстәм Миңнеханов.

Ул Ислам хезмәттәшлеге оешмасы вәкилләренә Казан 2022 елга Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Яшьләр башкаласы итеп сайлаулары өчен рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100