news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Хучжоу шәһәре Кытай коммунистлар партиясе секретарен РОСТКИ форумына чакырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Хучжоу шәһәрендә булды һәм Кытай коммунистлар партиясе комитеты секретаре Чэнь Хао белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Миңнеханов бу шәһәргә беренче тапкыр килүен билгеләп үтте. Ул шулай ук республика турында сөйләде һәм Татарстан Кытай Халык Республикасы белән уртак инновацион һәм сәнәгать проектлары портфелен киңәйтә һәм Хучжоу компанияләре белән хезмәттәшлеккә әзер, дип ассызыклады.

Комитет секретаре Чэнь Хао Миңнехановка шәһәр җитәкчелеге исеменнән иң җылы сәламләү сүзләрен җиткерде. Ул искәрткәнчә, Хучжоу «Кытайның дүрт ефәк башкаласы»ның берсе булып тора, биредә аккумуляторлар, химик җепселләр һәм төзелеш материаллары җитештерүче зур компанияләр урнашкан.

Шәһәр, Бөек каналга һәм Тайху күленә якын урнашкан булу сәбәпле, Кытайның мөһим логистик һәм сәүдә үзәге булып тора.

«Сезнең бу сәфәрегез безнең төбәкләр арасында икътисади мөнәсәбәтләрне үстерүгә этәргеч булыр, дип өметләнәбез. Һәм сезнең эшегез Россия белән Кытай арасындагы стратегик партнерлыкны ныгытуга зур өлеш кертә, дип саныйбыз», – дип ассызыклады Чэнь Хао.

Ул шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербургта булганым бар, әмма әлегә Татарстанга килгәнем юк, дип хәбәр итте. Миңнеханов Чэнь Хаоны республикага килергә генә түгел, РОСТКИ форумында катнашырга да чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot