news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов вертолетта М12 трассасы өстеннән очып узды һәм Идел аша күпер төзүне күрсәтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында М12 Мәскәү – Түбән Новгород - Казан трассасы төзелешен күрсәтте: ул вертолетта юлның өстеннән очып узды һәм Идел аша күпер төзелеше алып барыла торган иң катлаулы участоктагы эшләрне видеога төшергән.

«Эшләр көндез һәм төнлә бара. Яңа юлның иң озын күпере дүрт полосалы булачак. Хәрәкәтне ачып җибәргәч, Югары Ослан һәм Лаеш районнары үсеш өчен яңа мөмкинлекләр алачак!» – дип яза ул үзенең телеграм-каналында.

Исегезгә төшерәбез, трассаны төзүгә федераль бюджеттан тагын 50 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Әлеге трассаны булдыру – «Европа-Көнбатыш Кытай халыкара транспорт коридорының автомобиль юлларын төзү» федераль проектының бер өлеше. Автомагистраль Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород, Свердловск өлкәләре, Татарстан Республикасы, Башкортостан һәм Чувашия арасында тиз йөрешле автомобиль хәрәкәтен тәэмин итәчәк һәм Азия илләре белән сәүдә каналларын үстерүдә ярдәм күрсәтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100