news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Украина. Дәверләр борылышында» дигән мультимедияле күргәзмә белән танышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия – минем тарих» паркындагы «Украина. Дәверләр борылышында» дигән мультимедияле күргәзмә белән танышты. Экспозициянең ун тематик залы Борынгы Русь дәүләтенә нигез салынганнан алып бүгенге вакыйгаларга кадәрге тарихи чорны колачлый.

«Бу яңа, бик тә актуаль формат, - дип бәяләде ТР Президенты күргәзмәне. – Дәүләтебез, аның барлыкка килү тарихы, Украинада барган вакыйгалар – барысы да бик кызыклы итеп һәм аңлаешлы телдә тәкъдим ителгән. Безнең һәркайсыбыз үз тарихын белергә тиеш, бу аеруча балаларга кагыла. Күргәзмә бик яхшы оештырылган». Ул шулай ук әлеге проектның авторларына рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Экспозициядә шулай ук Русь дәүләтенең кенәз Владимир тарафыннан чукындырылуы, Малороссиянең Рус патшалыгына керүе, Кырымның кушылуы, Украина Совет Социалистик Республикасы төзелү, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы, СССРның таркалуы, Украинаның яңа тарихы башлану, Донбасс фаҗигасе, Кырым һәм көньяк-көнчыгыш төбәкләрнең Россиягә кайтуы кебек вакыйгалар да чагылыш тапкан.

Күргәзмәгә килүчеләр уникаль фото- һәм видеоматериаллар, кинохроника, карталар, плакатлар һәм күпсанлы архив документлары белән дә таныша ала. Экспозицияне әзерләгәндә заманча мультимедияле технологияләр: проекцияләр, кинектлар, интерактив панельләр кулланылган.

Казанда «Украина. Дәверләр борылышында» күргәзмәсе 24 гыйнвардан 24 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Экспозицияне беренче тапкыр Мәскәүнең «Манеж» күргәзмәләр үзәгендә узган елның ноябрендә тәкъдим иткәннәр иде. Өч атна эчендә аны Россия, Италия, Япония, Әрмәнстан, Германия, Белоруссия, Кытай, Казахстан, Луганск һәм Донецк Халык Республикаларыннан 55 меңнән артык кеше карады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100