news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Түбән Камада СИБУРга керүче предприятиеләр эшчәнлеге хакында фикер алышачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов СИБУР холдингы вәкилләре белән оештырылган киңәшмәдә катнаша. Киңәшмә бу атнада Түбән Камада Химиклар көнен бәйрәм итү кысаларында узачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар катнашында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Бу атнада республикада зур вакыйга көтелә – Түбән Камада Химиклар көнен билгеләп үтәчәкләр. ТР Президенты бу чарада ел саен катнаша. Ул беренче тапкыр СИБУР холдингы оештырган форматта узачак. Алар әлеге бәйрәм кысаларында күп кенә чаралар әзерли», - диде Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, тантаналы өлештән тыш, чара эшлекле очрашуларны да үз эченә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100