Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Төркиядәге җир тетрәүдә зыян күрүчеләр өчен ярдәм җыюны оештырырга кушты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәтенә көчле җир тетрәүдә зыян күргән Төркия кешеләре өчен гуманитар ярдәм җыю эшен оештырырга күрсәтмә бирде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Рәиснең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Оештыру мәсьәләләренә вице-премьер Ләйлә Фазлыева кураторлык итә. Төркия Генераль консулы Исмәт Эрикан белән үзара хезмәттәшлектә ул беренче чиратта кирәкле әйберләр формалаштыру буенча республика предприятиеләрен координацияләячәк», - дип искәртте Галимова.
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен махсус счет булдырылган.
Реквизитлары:
*«АК БАРС СОЗИДАНИЕ»* хәйрия фонды
ОГРН 1061600052425
ИНН/КПП 1658079690/165701001
р/с 40703810100020000999 в ПАО «АК БАРС» БАНК
БИК 049205805
К/с 30101810000000000805
Түләүнең билгеләнеше: Төркия кешеләренә ярдәм
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин җир тетрәүдән зыян күргән Төркия һәм Сирия лидерлары – Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Бәшәр Әсәдкә кайгы уртаклашу телеграммасы юллаган һәм ярдәм күрсәтергә әзер булуы хакында белдергән иде. Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгы гуманитар ярдәм җыюны оештырды. Шулай ук мемориал оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз