news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Татарстанның Бәһрәйн белән хезмәттәшлек итүгә карата кызыксыну белдерүен әйтте

Миңнеханов Татарстанның Бәһрәйн белән хезмәттәшлек итүгә карата кызыксыну белдерүен әйтте
https://tatarstan.ru/

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Бәһрәйннең ислам эшләре буенча Югары советы рәисе шәех Абдулрахман бин Мөхәммәд бин Рәшид әл-Хәлифә җитәкчелегендәге Бәһрәйн Корольлеге делегациясе белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Татарстан Президенты кунакларның Казанга сәфәре һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия белән Бәһрәйн арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм үстерүгә өлеш кертергә омтыла. «Без Бәһрәйн белән хезмәттәшлеккә карата кызыксыну белдерәбез», - дип искәртте ул.

Шул ук вакытта, ТР Президенты ислам финанс системасын үзара хезмәттәшлек өчен перспективалы юнәлеш дип атады. Ул билгеләп үткәнчә, Бәһрәйн – Якын Көнчыгышта мөһим финанс үзәге, Татарстан исә ислам банкингы принципларын кертү буенча Россиянең сынау төбәге.

Миңнеханов республикада хәләл индустрияне үстерүгә зур игътибар бирелүен дә искәртте. Аерым алганда, кичә KazanSummit-2022 кысаларында Russia Halal Expo халыкара күргәзмәсе ачылды.

«Безнең республика ислам дөньясы илләре белән актив элемтәдә тора. «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме линиясе буенча зур эш алып барыла, аны Россия Президенты күрсәтмәсе буенча мин җитәклим. Төркемдә әгъза булып торуыгыз өчен сезгә бик тә рәхмәтлебез. Бу көннәрдә нәтиҗәле эшләрбез дип өметләнәм», - дип сүзен төгәлләде ТР Президенты.

KazanSummit халыкара икътисади форумы быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан үткәрелә. Моннан тыш, бүген Казан ратушасында «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеменең 12нче утырышы ачылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100