news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Татарстанга яңа төбәкләр белән кооперация чылбырларын җайга салу мөһим

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә Машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты. Котлау чыгышында республика лидеры Россиягә яңа төбәкләрнең кушылуын искә алды.

«Бүген безнең сәнәгать предприятиеләре алдында мөһим бурыч тора - яңа төбәкләр белән элемтәләр урнаштыру, алар белән кирәкле кооперация чылбырлары төзү. Алар барысы да - металлургия, машина төзелеше, башка тармаклар үсеш алган сәнәгать территорияләре. Яңа төбәкләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтү - безнең уртак бурычыбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, катлаулы 2022 елда да машина төзелешендә күрсәткечләр беренче сигез айда югары булды. Машина төзелешендә сәнәгать җитештерүе индексы 103 процент тәшкил иткән, төяп җибәрелгән продукция күләме 500 млрд сумнан арткан.

Хәзерге вакытта республикада якынча 3,5 мең машина төзелеше предприятиесе эшли, аларда 138 мең кеше хезмәт куя, - диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100