news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Татарстан Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән актив хезмәттәшлек итә

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ливиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Әмөхәммәд А.Ә. Әлмәграви белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Яклар Россия-Ливия мөнәсәбәтләре кысаларында озак вакытлы хезмәттәшлек һәм кайбер проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов кыскача гына Татарстанның үсеше һәм аның икътисади потенциалы: республикада нефть чыгару, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү үсеше, автомобильләр, самолетлар, вертолетлар, суднолар, машина төзелеше продукциясе җитештерү турында сөйләде.

Бүген Татарстан ислам дөньясы һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керә торган илләр белән актив хезмәттәшлек итә. 2022 елда Казан Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Яшьләр башкаласы булды.

Россия-Ливия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Ливия арасындагы хезмәттәшлекне үстерү өчен активрак эшләү мөһим, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук илчегә республикага күрсәткән игътибары һәм визиты өчен рәхмәт белдерде.

Ливиянең Россия Федерациясендәге Илчесе Әмөхәммәд А.Ә. Әлмәграви делегациясенә игътибар һәм бай программа өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, үзара файдалы хезмәттәшлек җайга салынырга мөмкин булган кайбер өлкәләр бар, шул исәптән сәламәтлек саклау тармагы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100