Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Иранның бай тарихи, икътисади, мәдәни багланышлары бар
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Иран Ислам Республикасының Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясе Губернаторы Зәйн Әл Әбедин Рави Хөррам белән очрашты. Яклар Россия һәм Иран хезмәттәшлеге, шулай ук республика белән провинция арасында элемтәләрне дәвам итү һәм көчәйтү мөһимлеге турында фикер алышты, дип хәбәр итә Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте.
«Дәүләтләрнең күп планлы багланышлары үсә. Үзара хезмәттәшлек нигезендә халыкара хокукка гомуми тугрылык, шулай ук көн тәртибендәге төп темалар буенча позицияләрнең туры килүе ята», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәртеп узганча, Россия Президенты Владимир Путин Ирандагы коллегасы Ибраһим Раиси белән һәрдаим диалог алып бара. Яклар даими рәвештә хезмәттәшлекне ныгытуга, шул исәптән уртак проектларны гамәлгә ашыру өлешендә дә ниятләрен белдерә.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Иранның бай тарихи, икътисади һәм мәдәни багланышлары бар, хезмәттәшлек буенча зур тәҗрибә тупланган. Республикада дәүләтнең Генераль консуллыгы эшли, сәүдә хезмәттәшлеге турында меморандум төзелгән, Иранда, үз чиратында, Татарстан Республикасының алдынгы компанияләре берничә проект гамәлгә ашыра. Моннан тыш, Тәһранда күптән түгел Татарстан Республикасы бизнес-миссиясе булып китте.
Шуңа бәйле рәвештә, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстан белән Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясе арасындагы хезмәттәшлекне делегацияләр алмашу, сәнәгать продукциясе белән тәэмин итү, туризм өлкәсендә һәм агросәнәгать комплексы кебек өлкәләрдә киңәйтергә кирәк.
«Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясе безнең өчен кызыклы. Без мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен барлык мөмкинлекләрне дә нәтиҗәле файдаланырга тиеш», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз