Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Татарстан Һиндстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә
Татарстан Һиндстан белән үзара мөнәсәбәтләрне үстерергә тели һәм төрле юнәлешләрдәге уртак проектларны үстерергә әзер. Бу хакта «TIME: Россия — Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» форумының эшлекле иртәнге ашында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.
«Татарстан ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләр кысаларында Һиндстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. Республиканың Һиндстан партнерлары белән эшләү тәҗрибәсе бар. Безнең төбәккә сезнең илдән делегацияләр, рәсми һәм эшлекле даирәләр килә. Безнең республика вәкилләре шулай ук Һиндстанда еш кунак була. Алар провинцияләр белән таныша һәм алдынгы тәҗрибәне өйрәнә», — дип мөрәҗәгать итте Һиндстан кунакларына Миңнеханов.
Тиздән Казанда Һиндстанның генераль Консуллыгы эшли башлаячак, шулай ук Һиндстанның провинцияләре, шәһәрләре, оешмалары һәм югары уку йортлары белән килешүләр имзаланды һәм гамәлгә ашырыла башлады, дип искәртте ул. Моннан тыш, узган елда Татарстан белән Һиндстан арасында товар әйләнеше ике тапкырдан күбрәккә арткан һәм 360 миллион доллар тәшкил иткән. Шул ук вакытта бү күләмнең шактый өлешен республикадан товарлар экспорты алып тора.
«Безнең республика Һиндстанда үз предприятиеләренең продукциясен – йөк автомобильләрен, вертолетларны, судноларны, газ суырту җайланмаларын, шиналарны, компрессорларны, медицина инструментларын, машина төзелеше һәм нефть химиясе продукциясен тарату белән кызыксына. Шулай ук без сезнең ил белән югары технологияләр, электроника, энергетика, фармацевтика, җиңел сәнәгать, IT һәм башка өлкәләрдә үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтергә телибез», — дип дәвам итте Татарстан Рәисе.
Аның сүзләренчә, Татарстан белән Һиндстан арасындагы хезмәттәшлектә мөһим үсеш ноктасы булып уртак инвестицион проектларны гамәлгә ашыру тора.
«Сезне безнең потенциалны һәм мөмкинлекләрне игътибар белән өйрәнергә чакырам. Татарстан төбәкләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеге буенча Россия рейтингында лидер булып тора», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Һиндстанның Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Винай Кумар Рөстәм Миңнехановны Татарстан Рәисен сайлауларда җиңүе белән котлады һәм республика белән хезмәттәшлек итүгә карата кызыксынуын раслады: «Татарстан — Россиянең иң динамик рәвештә үсүче төбәкләренең берсе. Бу инвестицияләр җәлеп итүче республика. Без хезмәттәшлекне киңәйтергә ниятлибез», - дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз