news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Татарстан һәм Үзбәкстан арасында товар әйләнеше быел 47 процентка артты

Миңнеханов: Татарстан һәм Үзбәкстан арасында товар әйләнеше быел 47 процентка артты
https://tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәмәркандта Россия-Үзбәкстан бизнес-форумының пленар утырышында чыгыш ясады. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Чарада ике илнең Премьер-министрлары – Михаил Мишустин һәм Абдулла Арипов катнаша. Форумның модераторы сыйфатында чыгыш ясаучы Россия икътисади үсеш министры Максим Решетников Татарстанны Үзбәкстан белән актив хезмәттәшлек итүче төбәкләрнең берсе буларак тәкъдим итте һәм ТР Президентыннан бу уңышлы тәҗрибә турында сөйләвен сорады.

«Татарстан, Россиянең әйдәп баручы һәм сәнәгый яктан алга киткән төбәкләреннән берсе буларак, илләребез арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә актив катнаша», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, бизнес-форумда катнашучыларны сәламләп.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, быел Үзбәкстанда ике мөһим уртак проект гамәлгә ашырылган. Алар – «Чирчик» химик-индустриаль технопаркы һәм Җизак шәһәрендә Казан федераль университетының филиалы ачылу. Моннан тыш, кайбер зур сәнәгать предприятиеләре дә актив хезмәттәшлекне үстерә.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы товар әйләнеше 193 миллион АКШ долларыннан артып киткән. «Агымдагы елның тугыз аенда без товар әйләнешенең 47 процентка үсүен күзәтәбез», - дип искәртте Миңнеханов.

ТР Президенты гуманитар хезмәттәшлекне киңәйтүнең әһәмиятенә аерым тукталды. Бүген Татарстан югары уку йортларында Үзбәкстаннан килгән 3335 студент белем ала. «Татар җәмгыятенә ярдәм күрсәткәне өчен Үзбәкстан җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсем килә», - дип сүзен төгәлләде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100