news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Татарстан банкларында халык кертемнәре күләме 800 млрд сумга кадәр арткан

Татарстанның банк системасы югары тотрыклылыкка ия һәм бизнес-җәмәгатьчелек һәм шәхси затлар арасында югары ышанычка ия. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия банклары — XXI гасыр» халыкара банк форумында хәбәр итте.

«Республикада җәлеп ителгән акча күләме 1,8 трлн сумга җитте. Аның 800 млрд сумы — халык кертеме. Агымдагы ел башыннан 6 процентка арткан. Бу гражданнарның банк системасына ышанычы турында сөйли», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Казанда «Россия банклары — XXI гасыр» XIX Халыкара банк форумы ачылды. Аның эшендә Россия Банкы, федераль министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, банкларның топ-менеджерлары, халыкара финанс оешмалары вәкилләре катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100