news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Россия Президенты төзелеш тармагын үстерү буенча тәкъдимнәрне уңай бәяләде

Россия Президенты Владимир Путин илнең төзелеш тармагын һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү буенча тәкъдимнәргә уңай бәя бирде. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде. Ул РФ Дәүләт Советының тиешле комиссиясен җитәкли.

Ул искәрткәнчә, утырышта дәүләт башлыгына 2030 елга кадәр төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалык үсеше стратегиясе проекты, шулай ук 2035 елга кадәр фараз тәкъдим ителде.

«Россия Президенты безнең тәкъдимнәргә уңай бәя бирде», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан җитәкчесе Россия Президенты йөкләмәсе буенча ташламалы ипотека ставкасын 7 процентка кадәр киметү турында карар чыкты, дип искәртте. Ул 2022 елның ахырына кадәр гамәлдә булачак һәм кешеләргә торак шартларын яхшыртырга ярдәм итәчәк, бу, үз чиратында, төзелеш тармагын стимуллаштырачак.

Ахырда ул Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, төзүчеләргә һәм кредит оешмаларына бу юнәлештә эшне оптимальләштерергә кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100