Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Россия почтасы генераль директоры белән бонд складын ачу турында сөйләште
Бүген, 28 июньдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия почтасы генераль директоры Максим Акимов белән очрашты. Алар авыл почта бүлекчәләрен модернизацияләү, транспорт хабын үстерү һәм республикада бонд склады булдыру турында фикер алышты.
«Россия электрон коммерциясенең яңа форматы - бонд склады өчен Татарстан сынау территорияләренең берсе булачак» - дигән Акимов. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ул ачыклык керткәнчә, Татарстанда таләпчән клиентлар яши, алар логистик хезмәт дәрәҗәсенә карата югары таләп куя. Нәкъ менә шуңа күрә дә республикада Россия почтасы еш кына яңа сервисларны тикшерә.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Казан почта логистика үзәге булдыру проектына игътибар итте.
«Бүген логистика - беренче урындагы мәсьәлә. Без бу проектта актив катнашырга әзер», - диде Татарстан Президенты.
Ул шулай ук бүгенге көндә Татарстанда 1 111 почта элемтәсе бүлеге һәм 8 216 почта хезмәткәре эшләве турында сөйләде.
«Быел төбәкнең зур булмаган җирлекләрендә 15 бүлекнең ремонтыннан башлыйбыз», - диде Россия почтасы генераль директоры.
Билгеләп үтелгәнчә, авыл почта бүлекчәләрен модернизацияләү программасы РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән башланып китте. Яңартылганнан соң анда клиентлар почта һәм финанс хезмәтләре алып кына калмый, ә, мисал өчен, Дәүләт хезмәтләре порталында хисап язмасын раслый яки торгыза, аның сервисларыннан файдалана һәм кирәкле документларны бастырып чыгара, сәламәтлекнең мөһим күрсәткечләрен мөстәкыйль рәвештә үлчәргә мөмкин.
Бүлекләр аз хәрәкәтле кешеләр өчен уңайлырак булачак. Биредә пандуслар куела, ишекләр киң итеп ясала һәм персоналны чакыру төймәсе була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз