news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе президенты белән фәнне үстерү хакында фикер алышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Россия Фәннәр академиясенең яңа җитәкчесе, академик Геннадий Красников белән очрашты. Алар төбәк дәрәҗәсендә фәнни институтлар белән алга таба хезмәттәшлек итү, практик фәнне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты.

Очрашудан соң Геннадий Красников шулай ук «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышында да катнашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, Красников Казанда җирле югары уку йортлары, шул исәптән КФУ җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәрергә, фәнни лабораторияләр һәм тәҗрибә-сәнәгать производстволарында булырга, шулай ук Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге җитәкчелеге һәм Россия Фәннәр академиясе әгъзалары белән очрашырга ниятли.

Искәртеп узабыз, 20 сентябрьдә «Молекуляр электроника фәнни-тикшеренү институты» АҖ генераль директоры, академик Геннадий Красниковның Россия Фәннәр академиясенең гомуми җыелышында академиянең президенты итеп сайлануы билгеле булды. РФ Президенты Владимир Путин 26 сентябрьдә аны биш елга Россия Фәннәр академиясе башлыгы вазифасына билгеләү турындагы указны имзалады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100