news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Республикада коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кими

Соңгы атнада Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кими башлады, дип белдерде республика Президенты Рөстәм Миңнеханов. Шуңа да карамастан, ул муниципалитет башлыкларын һәм халыкны сак булырга өндәде. Бу турыда ул ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә сөйләде.

«Авыруның билгеле бер кимүенә карамастан, җаваплылыкны киметмәскә кирәк. Вакцинация һәм ревакцинация буенча эшне дәвам итәргә, санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк», – дип яза аның сүзләрен ТР Президенты матбугат хезмәте.

Татарстан Президенты шулай ук халык белән эшли торган һәм кешеләр күп булган оешмаларда – авыруны профилактикалау өчен битлек режимын үтәүне дәвам итү мөһимлеген билгеләп үтте.

Предприятие хезмәткәрләре арасында авыручылар саны арту күзәтелгәндә дә битлек режимы да кирәк.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада яңа коронавирус инфекциясен дәвалау өчен кирәкле дарулар бар. Беренчедән, инфекцияне йоктырмаска тырышырга кирәк, икенчедән, йоккан очракта – авыруның симптомнарын вакытында күрергә һәм дәвалауны башларга кирәк, диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100