Миңнеханов «Раймед ТГ ПВТ» директоры белән медицина җиһазлары җитештерү турында сөйләште
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Раймед ТГ ПВТ» генераль директоры Раджив Кумар белән очрашты.
Компания Россия хастаханәләре һәм кардиология үзәкләренә заманча медицина кораллары һәм технологияләр китерү белән шөгыльләнә. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда катнашучылар медицина продукциясе җитештерүдә хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты һәм уртак проектларның перспективаларын бәяләде.