news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Өлкәннәребезгә сәламәтлек һәм җан тынычлыгы теләп калабыз!

Рөстәм Миңнеханов: Өлкәннәребезгә сәламәтлек һәм җан тынычлыгы теләп калабыз!
https://t.me/rustamminnikhanov

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Телеграм-каналында республика халкын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.

«Безнең гаиләдә балачактан ук өлкән буын кешеләрен хөрмәт итәргә өйрәттеләр. Мондый тәрбия Татарстан традицияләрендә салынган. Алда өлкәннәр ункөнлеге, республикада күп чаралар оештырылачак», - ди Татарстан Президенты.

Миңнеханов фикеренчә, хәзер үк һәр татарстанлы «иң гади, әмма мөһим эшне башкара - үз ата-анасына, әбиләренә һәм бабайларына шалтырата яки алар белән күрешә ала».

«Өлкәннәребезгә сәламәтлек һәм җан тынычлыгы теләп калабыз!» - ди ул.

  • Халыкара өлкәннәр көне 1991 елдан бирле билгеләп үтелә, ул Берләшкә милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясенең 45нче сессиясендә игълан ителде. Россиядә Өлкәннәр көне 1992 елдан бәйрәм ителә.
  • Бәйрәм уңаеннан татарстанлыларга рәсми котлау сүзе белән Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да мөрәҗәгать итте.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100