news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү турында: Бу – безнең бурыч

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү идарә органнарының бурычы булуын әйтте. 

«Мобилизацияне оештыруда зур эш башкарылды. Идарә органнары алдында Россия Президенты куйган бурыч тора - мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренең ихтыяҗын үтәргә. Без мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә, балаларына ярдәм күрсәтү буенча карарлар кабул иттек. Мәктәпләрдә ашату, җәйге лагерьләр һәм башка чаралар. Бу - безнең бурыч», – диде ул журналистлар белән очрашуда.

Президент Татарстан районнарының башлыкларына, халыкка рәхмәт әйтте. Ул Яңа ел уңаеннан балалар өчен үткәрелгән чаралар турында сөйләде. 

«Күз алдына китерәсезме: Яңа ел, ә әти юк. Бездән реакция булырга тиеш. 1-4 сыйныфта укучы балалар өчен Кремльдә мәйдан ясадык. Беренче чиратта бу мәйданга мобилизацияләнүчеләрнең балаларын чакырдык. Анда осталык дәресләре, уеннар үткәрелде, бүләкләр бирдек. Анда башка беркемне дә кертмәдек. 5нче сыйныф һәм өлкәнрәк сыйныфтагы балаларны Республика чыршысына чакырдык. Без бу категориягә игътибар белән карыйбыз», – дип сөйләде ул. 

Ул мобилизацияләнүчеләрнең соңгы төркемнәренең китүен дә искәртте. Кайнар линиягә төрле сорауларның килеп торуын әйтте.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100