news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов министрларга һәм район башлыкларына инвалидларны шәхси кабул итәргә кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов традицион республика киңәшмәсендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм башка профильле ведомстволар җитәкчелегенә, шулай ук муниципалитетлар башлыкларына Инвалидлар декадасын үткәрүгә җаваплы карарга кушты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә, ә 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Татарстанда инвалидлар декадасы уздырыла.

«Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм чараларын көчәйтү һәм ярдәм күрсәтү, киләсе ункөнлек кысаларында чаралар оештыру буенча йөкләмә бирелде», - диде ул.

ТР Президенты бәяләвенчә, республикада соңгы елларда сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тигез шартлар тудыру буенча күп нәрсә эшләнде. «Әмма хокук, социаль, инфраструктур киртәләрне бетерү өчен безгә тагын да күбрәк эшләргә кирәк булачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бу уңайдан Татарстан Президенты профильле министрлыклар җитәкчеләренә һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларына иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән эшлекле очрашулар һәм мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны шәхси кабул итүне оештырырга кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100