news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Киләчәк уеннары»н оештыру турында: Республика барлык чараларны уздыруга әзер

Миңнеханов «Киләчәк уеннары»н оештыру турында: Республика барлык чараларны уздыруга әзер
https://tatarstan.ru

2024 елда Казанда «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышы бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Утырышта видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко катнашты. Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Киләчәк уеннары – цифрлы технологияләрне һәм физик активлыкны берләштерә торган инновацион проект». Ул ышаныч күрсәткәннәре һәм Татарстанда Уеннарны уздыру мөмкинлеге өчен ил җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. «Безнең республика «Киләчәк уеннары»н кабул итәргә, барлык чараларны югары дәрәҗәдә уздырырга һәм барлык йөкләмәләрне үтәргә әзер», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко ассызыклаганча, Татарстан – чараларны оештыру һәм уздыру буенча федерациянең иң тәҗрибәле субъектларының берсе. Дмитрий Чернышенко сүзләренчә, Татарстан технологияләрне оештыру һәм куллану ягыннан әзерлекнең иң югары дәрәҗәсен күрсәтә, монда барлык кирәкле инфраструктура да бар.

Ул шулай ук Рөстәм Миңнеханов белән бергә Казанда булачак Уеннарның (2022 елның көзендә Казанга эш сәфәре барышында) тест ярышларында булуын искәртте. «Ул вакытта турнирны уздыру технологияләре сынап каралды, - дип искәртте ул. - Турнирны уздыру технологияләре сыналды. - Тест чараларына ирешү искиткеч булды, барысы да бик лаеклы узды».

Россия Спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров хәбәр иткәнчә, мондый ярышларны уздыру эше 2001 елдан бирле алып барыла, аларны традицион спорт төрләре белән интеграцияләү бара. Бүген төбәк федерацияләрен аккредитацияләү, кагыйдәләрне камилләштерү өстендә эш алып барыла.

Рөстәм Миңнеханов Оештыру комитеты утырышында Казанда берничә инспекция тикшерүе узуын хәбәр итте. «Бүгенге көндә бездә шундый биш тикшерү узды. Бу бик мөһим. Аларның нәтиҗәләре буенча без агентлыктан тәкъдимнәр һәм кисәтүләр алдык, алар эшкәртелә. Без Уеннарга әзерлек буенча планлы эш алып барабыз. Моның өчен республикада барлык кирәкле ресурслар да бар», – диде ул.

Татарстан Республикасы Рәисе ассызыклаганча, РФ Спорт министрлыгы белән төбәкнең тыгыз хезмәттәшлеге җайга салынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100