Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Казанда ташландык объектларны карады
Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның берничә бинасын һәм корылмаларын карады. Алар исәбенә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы төгәлләнмәгән төзелеш объектлары, мәдәни мирас объектлары һәм башка биналар керә.
Объектлар буенча аңлатмаларны ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин биреп барды. Объектларны карауда ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова да катнашты.
Беренче итеп Рөстәм Миңнеханов мәдәни мирас объекты – 25 нче Октябрь урамы, 5 нче йорттагы «Административ бина, XIX гасыр азагы, XX гасыр башы» корылмасын карады. Бина дәүләт саклавында, резервланган хәлдә. Олеся Балтусова хәбәр иткәнчә, хәзер бинаны алга таба эксплуатацияләү һәм оешмаларга, предприятиеләргә куллану өчен тапшыру мәсьәләсе карала.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук башкала үзәгендәге Зур Кызыл урамында урнашкан ике әһәмиятле шәһәр төзелеше объектлары белән танышты. Бер объект – Зур Кызыл ур., 11 йорттагы «Профессор А.Г. Ге исемендәге ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник тире-венерология диспансеры» бинасы. Объект авария хәлендә һәм файдаланылмый. Бинаның тузуы 100 процент тәшкил итә. Бинаны тулысынча реконструкцияләү һәм яңадан торгызу күздә тотыла. Республика клиник тире-венерология диспансеры башка бинага күчәчәк.
Зур Кызыл ур., 68/25 адресы буенча урнашкан икенче объект «Казан хореография училищесы» карамагында. Хәзерге вакытта бу мәгариф учреждениесенә мәйданнарны киңәйтү ихтыяҗы бар. Олеся Балтусова бинаның тарихи һәм архитектура кыйммәтенә ия булуын һәм Зур Кызыл урамында урнашкан фасадларны саклап калу күздә тотылуын ассызыклады.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов төзелеп бетмәгән ике объектны карады: профессор Мөхәммәдьяров урамындагы бер бина «Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесенә беркетелгән, икенче бина – Ясеневая урамы, 60 йорттагы (Константиновка бистәсе) административ-көнкүреш корпусы. «Ике бинаны да Казан шәһәре ихтыяҗлары өчен тапшыру турында карар кабул ителде – аларда социаль-мәдәни оешмалар, спорт һәм балалар үзәкләре норматив хәлгә китергәннән соң урнаштырылачак», – дип хәбәр ителә республика җитәкчесенең рәсми сайтында.
Тагын бер объект – Димитров ур., 6 адресы буенча урнашкан «Халыкара сервис көллияте» бинасы авария хәлендә. Әлеге объект буенча түбәндәге карар кабул ителде – бина сүтеләчәк, ә аның астындагы җир участогы фондның торак төзелеш программалары кысаларында файдалану өчен Дәүләт торак фондына тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз