news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Казан аграр университетына 100 ел тулу уңаеннан курсташлары белән очрашты

Миңнеханов Казан аграр университетына 100 ел тулу уңаеннан курсташлары белән очрашты
https://t.me/rustamminnikhanov

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан аграр университетының 100 еллыгы уңаеннан курсташлары белән очрашты. Бу хакта ул үзенең Telegram-каналында язган.

«Быел минем Аграр университетыма 100 ел. Бүген курсташлар белән очраштык. Студент елларын, иң яхшы вакытны искә төшердек!» – дип язган Татарстан Президенты.

 

Фото: © https://t.me/rustamminnikhanov

Казан дәүләт аграр университеты 1922 елның 22 маенда Политехник институтның (хәзерге КНИТУ-КХТИ) авыл хуҗалыгы факультетын һәм Казан университетының урман факультетын берләштерү юлы белән оештырыла.

Башта югары уку йорты Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институты дип атала. 1995 елда академия статусына, 2006 елда университет статусына ия була.

Рөстәм Миңнеханов Казан авыл хуҗалыгы институтын «авыл хуҗалыгын механикалаштыру» белгечлеге буенча 1978 елда тәмамлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100