news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Каравон»да булачак һәм Никольскоеда ремонтланган мәдәният йортын караячак

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бу атна ахырында Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында узачак «Каравон» бәйрәмендә кунак булырга ниятли. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар катнашында узган брифингта шулай дип белдерде.

«ТР Президенты республикада яшәүче халыкларның мәдәниятен үстерүгә җитди игътибар бирә, ул ел саен «Каравон»га һәм башка шундый бәйрәмнәргә бара», - дип искәртте Галимова.

Ул «Каравон» бәйрәмендә катнашучы фольклор коллективларының саны елдан-ел артуын билгеләп үтте. Әгәр беренче елларда мондый коллективларның саны җидедән артмаса, узган ел алар 160тан артып киткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100