news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов йөкләмәсе буенча Казанда яңа балалар паркы «Кырлай»дан ике тапкыр зуррак була

Миңнеханов йөкләмәсе буенча Казанда яңа балалар паркы «Кырлай»дан ике тапкыр зуррак була
Татарстан Президентының матбугат хезмәте

Казанда Җиңү паркы территориясендә балалар өчен яңа иҗтимагый киңлек барлыкка киләчәк. Яңа территориянең мәйданы 13 гектар тәшкил итә, бу «Кырлай» күңел ачу паркына караганда ике тапкырга күбрәк. Бу карар Җиңү паркында узган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән күчмә киңәшмәдә кабул ителде.

Республика җитәкчесе белән территорияне Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Президент ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм башкалар карады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа парк чистартылган территорияле һәм су янында йөрү зоналары булган гаилә белән ял итү урынына әверелер дип көтелә.

«Рөстәм Миңнеханов шәһәргә территориядә геодезик тикшеренүне уздырырга кушты. Президент Казан шәһәр Думасында экспертлар һәм белгечләр җәлеп итеп иҗтимагый фикер алышулар оештыруның мөһимлегенә аерым тукталды. Һәм алга таба барлык эшләрне фикер алышуда кабул ителгән карарларны исәпкә алып башкарырга», диелә хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100