news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Иннопром-2022» сессиясендә Татарстанда яңа технопарклар төзү турында сөйләде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иннопром-2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсе сессиясендә чыгыш ясады. Сессиядә ул республикада бизнесны үстерү өчен тормышка ашырыла торган яңа инфраструктура проектлары турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында республикада 2 махсус икътисади зона эшләвен искәртте. Алар Россиядә иң нәтиҗәле дип табылган.

«Ил Хөкүмәте ярдәме белән «Алабуга» махсус икътисади зонасы зур нәтиҗәләргә иреште. Узган елда резидентларның табышы 135 миллиард сум тәшкил итте, 8 мең эш урыны булдырылды, шәхси инвестицияләр 157 миллиард сумнан артып киткән», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Президенты.

«Инвестицион активлыкны стимуллаштыру максатларында индустриаль парк булдырылды, Россиядәге беренче ПАН-прекурсорлар заводы һәм автомобильләр җитештерә торган «Aurus» заводы файдалануга тапшырылды. Эшче белгечлекләр әзерли торган «Алабуга Политех» үзәге 2019 елдан үсештә. 2025 елга укучылар саны 10 мең кеше булыр дип планлаштырыла», – дип ачыклык кертте республика җитәкчесе.

Татарстан Республикасы Президенты үз чыгышында «Иннополис» махсус икътисади зона үсешенә аерым тукталды. Рөстәм Миңнеханов «Лаеш» индустриаль паркын һәм югары технологияләр өлкәсендәге «Иннопарк» технопаркын төзү планнары турында белдерде.

Сәнәгать паркларына ярдәм итү темасына сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Президенты зур булмаган шәһәрләрдә урнашкан кече паркларга ярдәм чараларын тарату кирәгенә игътибар юнәлтте. Мондый шәһәрләрдә кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше мәсьәләре аеруча кискен тора.

«Татарстанда сәнәгать парклары резидентларына салым преференцияләреннән файдалану, транспорт салымы һәм оешмалар милкенә салым түләү буенча ташламалар алу, дәүләт ярдәме чараларын электр энергиясе чыгымнарының бер өлешен субсидияләү, инженерлык инфраструктурасы төзелешен финанслау рәвешендә куллану мөмкинлеге бирә торган чаралар кабул ителде», – дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов.

Кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә республикада 96 сәнәгать паркы ачылган, аларда 1,5 мең резидент урнаштырылган һәм 52 меңнән артык эш урыны булдырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100