news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Индонезиягә вертолетлар, суднолар һәм хәләл продукция җибәрү планнарын әйтте

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Индонезиянең «Инкопонтрен» кооперативлар союзы делегациясе белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерергә чакырды һәм Индонезиягә Татарстанның машина төзелеше, медицина һәм туклану өлкәләрендәге товарларын җибәреп торырга әзерлекне белдерде.

«Без Индонезиягә нефть химиясе һәм машина төзелеше продукциясе, йөк автомобильләре, вертолетлар, суднолар, автомобиль шиннары, компрессорлар, фармацевтика һәм медицина җиһазлары, хәләл товарлар китерүне киңәйтү яклы. Сез шулай ук безгә үз продукциягезне китерә алыр идегез», – диде Рөстәм Миңнеханов. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Аның фикеренчә, Татарстан белән Индонезия арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме линиясе буенча уртак эш, Индонезия делегацияләренең Казан чараларында катнашуы ярдәм итә. Аерым алганда, дәүләт вәкилләренең Казан глобаль яшьләр саммитына килүе көтелә.

Индонезия делегациясе вәкилләре Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы, борынгы Болгар шәһәре, Россия ислам институтына барырга, «Татнефть», «Таиф-НК» һәм «Танеко» компанияләре белән танышырга җыена.

  • Индонезиянең «Инкопонтрен» кооперативлар берлеге 1994 елда оешкан. Хәзерге вакытта 2439 кооперативны берләштерә. Индонезия икътисадының төрле өлкәләрендә эшли, кече һәм урта предприятиеләр дә, зур предприятиеләр дә бар. Эшчәнлекнең мөһим юнәлеше – сыер итен (хәләл) импортлау, шулай ук Индонезия авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100