news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Имин тәгәрмәч» Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән мәктәп укучыларын бүләкләде

Миңнеханов «Имин тәгәрмәч» Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән мәктәп укучыларын бүләкләде
ТР ЮХИДИ

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан мәктәпләрендә укучыларны «Имин тәгәрмәч-2022» Бөтенроссия бәйгесендә җиңүе белән котлады. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе рәсми телеграм-каналында хәбәр итә.

«Имин тәгәрмәч» Бөтенроссия бәйгесе Калугада узды. Татарстаннан Казан шәһәренең 177нче лицеенда укучы алты бала иң яхшы яшь инспектор исемен яулау өчен көрәште. Алар барлык биремнәрне лаеклы рәвештә үтәде һәм иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Команда беренче урынны яулады.

Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кичә ТР Министрлар Кабинетында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы башланыр алдыннан узды. Балаларга бүләкләр һәм Мактау грамоталарын республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100