news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Пан медицина техникасын һәм заряд станциясен чыгару мөмкинлеген өйрәнде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Радиоэлектрон технологияләр концерны» АҖ генераль директоры Александр Пан белән очрашты. Алар республикада концерн предприятиеләренең эше, аларны модернизацияләү мөмкинлекләре һәм гражданлык продукциясен җитештерү перспективалары турында фикер алышты.

Шулай итеп, «Радиоэлектрон технологияләр концерны» АҖ граждан продукциясеннән Татарстан белән медицина техникасы, электр заряд станцияләре һәм башка механизмнар чыгаруда хезмәттәшлек итә ала. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Радиоэлектрон технологияләр концерны» - радиоэлектрон тармакта Россиянең иң зур холдингы, граждан һәм хәрби авиация өчен борт җиһазлары, радиолокацион станцияләр һәм башка аппаратура җитештерү белән шөгыльләнә. «Ростех» дәүләт корпорациясе составына керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100